Саба таңнары

25 декабрь 2020 яңалыклары

  • 25 декабрь 2020 - 16:37
    Сабада Полиция Кыш Бабае бүләк өләште
    Яңа елда барлык балалар да куанырга тиеш.
    965
    0
    0
  • 25 декабрь 2020 - 15:08
    Памфилова Татарстан төбәкләренә сайлаучылар белән диалог тәҗрибәсен өйрәнергә тәкъдим итте
    РФ Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова Татарстанның «Минем тавыш» форумын уңай бәяләде.
    678
    0
    0
  • 25 декабрь 2020 - 13:28
    “Җир шарын бергәләп саклыйк” - рәсемнәрдә
    24 декабрьдә Саба муниципаль районы балалар һәм яшьләр арасында “Җир шарын бергә саклыйк” дип исемләнгән рәсем конкурсының жюри утырышы булды.
    462
    0
    0
  • 25 декабрь 2020 - 13:28
    Эшкә урнаш – пособие ал
    Хезмәт базарындагы катлаулы вәзгыять шартларында күңелен тарткан эшкә урнашу зур проблема. Шул ук вакытта кайдадыр вакантлы урыннар буш тора. Әйтик, 18 декабрьгә районда 35 вакансия барлыгы билгеле. Кайбер оешмалар 25-29 мең сумга кадәр хезмәт хакы вәгъдә итә. Алай гына да түгел, эшкә урнашучыларга, әгәр ул аз керемле кеше булса, дәүләт ярдәме каралган. Әлеге мәсьәләдә кызыксынучылар да булгач, сорауга ачыклык кертүен үтенеп, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗинга мөрәҗәгать иттек.
    947
    0
    1
  • 25 декабрь 2020 - 11:44
    Айрат Фәррахов: Авырлыкларга карамастан, Татарстан үсеш бюджеты булдырды
    Татарстан хакимияте пандемиягә карамастан, бизнеска һәм халыкка булышуын дәвам итә, диде парламентарий.
    631
    0
    0
  • 25 декабрь 2020 - 11:28
    Мишә авыл җирлегендә кышкы әкият
    Мишә авыл җирлегендә яшәүчеләр, оешма җитәкчеләре һәм эшчеләре урамнарны матур фигуралар һәм әкият геройлары белән тулыландыру өчен күп көч куйдылар. Бистә үзәгендә чын кышкы әкият булдырылды. 2021 ел символы булып үгез тора, ул да Кыш Бабай һәм Кар кызы җитәкчелегендә бистәнең төп мәйданында барлыкка килде. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә безнең авыл җирлеге яңа әкияти төсмер алды. Бәйрәм атмосферасы авыл халкын һәм кунакларны яхшы кәеф белән тәэмин итәчәк. Бары тик бергә һәм бергәләп кенә без авылыбызның иң матур һәм төзеклегенә ирешәчәкбез!
    704
    0
    0
  • 25 декабрь 2020 - 11:16
    2020 елда Татарстан эшкуарларына ярдәм итүгә 3 млрд. сум бүлеп бирелгән
    2020 елда Татарстан эшкуарлары ТР Икътисад министрлыгы линиясе буенча 3 млрд. сумнан артык финанс ярдәме алган. Дәүләт программаларын, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында ярдәм күрсәтелгән.
    575
    0
    0
  • 25 декабрь 2020 - 11:10
    Һөнәри осталыкны бәяләү үзәгендә бер үк вакытта 25 педагогны тикшерәчәкләр
    Казанда педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү үзәге ачылды. Казанда Социалистик урамында педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү үзәген ачу тантанасы булды. Ул РФ Мәгариф министрлыгының Педагогик кадрларны әзерләү һәм һөнәри үстерү департаменты директоры Андрей Милехин катнашында Республика олимпиада үзәге бинасында ачылды.
    646
    0
    0
  • 25 декабрь 2020 - 11:04
    Татарстанда өч елдан соң "Ядкяр" генеалогик порталы барлыкка килергә мөмкин
    Бүгенге көндә портал ябык режимда эшли. Татарстанда өч елдан соң "Ядкяр" генеалогик порталын эшләтеп җибәрергә мөмкиннәр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.
    581
    0
    0
  • 25 декабрь 2020 - 10:43
    Киләсе елда россиялеләрне җиде кыска һәм бер озын эш атнасы көтә
    Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә шул хакта хәбәр иттеләр.
    664
    0
    0
  • 25 декабрь 2020 - 09:31
    ЭкоКыш бабай чисталыкка чакырды
    Елның соңгы аенда Кыш бабайның ниндиләре генә пәйда булмый. Яңа елның төп кунагын бүләкләр өләшкәнгә яраталар. Узган җомгада Сабага килгән Эко, ягъни экология Кыш бабаеның да капчыгы мулдан иде. Әмма аның бүләкләрен районыбыз мәктәпләре укучылары шигырь сөйләп кенә түгел, ә мөһим эш башкарып, хезмәт куеп алдылар. ЭкоКыш бабае “Разделяй и сохраняй” (“Аер һәм сакла”) конкурсында җиңүчеләрне Саба гимназиясендә котлады.
    376
    0
    0
  • 25 декабрь 2020 - 09:20
    Казанда Гаилә үзәге каршында шәһәрнең 35 метрлы төп чыршысы ачылды
    Ясалма интеллектлы чыршы «Казан» гаилә үзәге каршында булачак, ә мәйданчыкның быелгы концепциясе IT-технологияләргә багышланган.
    573
    0
    0
  • 25 декабрь 2020 - 08:19
    «Ак Барс» елның соңгы уенында көндәш команда капкасына җиде алка кертеп отты
    Киләсе уенны «Ак Барс» икенче елда Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда шушы ук «Динамо» командасы белән үткәрәчәк.
    438
    0
    0
  • 25 декабрь 2020 - 07:46
    Казаннардан гына калыштылар
    23 декабрьдә Казанда пенсионерлар арасында өстәл теннисы буенча республика беренчелеге булды. Ул пенсионерлар берлегенең Татарстан бүлеге җитәкчелегендә үткәрелде. Район данын Шәмәрдәннән Михаил Карамышев һәм Раилә Низаметдинова яклады. Шәхси исәптә М.Карамышев 1нче урынны яулады. Раилә Низаметдинова 5нче урынны алды. Командалар арасында безнең теннисчылар, Казан вәкилләреннән генә калышып, пьедесталның 2нче баскычына күтәрелделәр. Өлкән спортчыларны котлыйбыз.
    526
    0
    0
Реклама