Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2020 елда Татарстан эшкуарларына ярдәм итүгә 3 млрд. сум бүлеп бирелгән

2020 елда Татарстан эшкуарлары ТР Икътисад министрлыгы линиясе буенча 3 млрд. сумнан артык финанс ярдәме алган. Дәүләт программаларын, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында ярдәм күрсәтелгән.

482 млн. сум – федераль бюджеттан, 1 млрд. сум республика бюджетыннан бүлеп бирелгән, калган акчалар 2020 елда Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм Татарстан Республикасы Гарантия фонды капиталы хисабына юнәлдерелгән.

Республиканың 1200 артык оешмасы һәм шәхси эшкуары финанс ярдәменнән файдалана алган. 

Әйтик, агымдагы елда 1,2 млрд. сумлык 670 микрозайм хупланган. 2020 елда микрофинанс продуктлары программасы киңәйтелгән. Ярдәм чараларына аеруча зыян күргәннәр исемлегенә эләкмәгән, әмма табышның 30% ын югалткан эшкуарлар, моношәһәрләр эшкуарлары, индустриаль парклар һәм сәнәгать мәйданчыклары резидентлары, икътисадның реаль секторыннан эшкуарлар, инвесторлар, яңа эш башлаучы эшкуарлар – студентлар һәм югары уку йортларын тәмамлаучылар, үзмәшгульләр исәп тота ала. Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан эшләнгән «Перезагрузка» (икътисадның реаль секторындагы эшкуарлар өчен) һәм «Бер процентлы» (аеруча зыян күргәннәр исемлегенә эләкмәгән, ләкин табышның 30%ын югалткан эшкуарлар өчен) микрофинанс продуктына ихтыяҗ аеруча зур булган. 

Республиканың Гарантия фонды 325 эшкуарны хуплаган. Поручительлекләр бизнес вәкилләренә 7,4 млрд. сумлык заем финанславын җәлеп итәргә мөмкинлек биргән.

2020 елда эшкуарлар 277,2 млн.сумлык лизинг ярдәме алган. ТР Төбәк лизинг компаниясе ярдәм күрсәткән. 

Шулай ук эшкуарлар арасында иң кирәкле чараларның берсе – субсидияләр. Шулай итеп, агымдагы елда эшкуарларныңкредитлары буенча процент ставкаларының гомуми суммасы 100 млн. сум һәм азык-төлек һәм азык-төлек китерү хезмәтләре өчен түләүгә бәйле чыгымнарның гомуми суммасы 28 млн. сум тәшкил иткән.

Финанс программаларының күпчелек өлешен гамәлгә ашыру 2021 елда дәвам итәчәк. Программаларның һәрберсе кече һәм урта бизнеска аның формалашуы һәм үсешенең барлык этапларында ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Консультацияләр өчен телефон: 8 (843) 524-90-90

Фото: pixabay.com

Чыганак: mert.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев