Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЭкоКыш бабай чисталыкка чакырды

Елның соңгы аенда Кыш бабайның ниндиләре генә пәйда булмый. Яңа елның төп кунагын бүләкләр өләшкәнгә яраталар. Узган җомгада Сабага килгән Эко, ягъни экология Кыш бабаеның да капчыгы мулдан иде. Әмма аның бүләкләрен районыбыз мәктәпләре укучылары шигырь сөйләп кенә түгел, ә мөһим эш башкарып, хезмәт куеп алдылар. ЭкоКыш бабае “Разделяй и сохраняй” (“Аер һәм сакла”) конкурсында җиңүчеләрне Саба гимназиясендә котлады.

undefined

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы Марат Галиев оештырган акциядә катнашу өчен укучылар көнкүреш калдыкларын йорт шартларында ничек сортларга аерулары турында кыска гына видеоролик төшерергә һәм социаль челтәрләргә урнаштырырга тиешләр иде. Конкурска 100дән артык заявка алынган. “Конкурсның узуы – беренче чиратта ул сезнең, ягъни укытучылар, педагогик коллективның һәм, әлбәттә, ата-аналарның хезмәте Шул ук вакытта акция балалар үзләренең эшләре белән олыларга үрнәк күрсәтсеннәр иде дигән максатны да күздә тотты. Әйтик, нефтьтән, газдан ясалган пластикны чүпкә чыгармыйча, кабат эшкәртүгә җибәрсәк, әйләнешкә кертсәк, ягъни икенче тормыш бирсәк, табигать ресурсларын киләчәк буыннарга шулкадәр күбрәк калдырырбыз. Экология ягыннан карасак, әйләнә-тирәбез дә чистарак булыр. Көнкүреш калдыкларын сортларга аерым җыеп, без табигатьне саклыйбыз. Сезең видеороликлар әлегә бу юнәлештә беренче адым гына, без аларны алга таба да шушы эштә кулланачакбыз. Сез яшәгән Саба районының табигате искиткеч, барыгызның туган ягыгыз белән горурланырга, аны пычранудан сакларга тиеш”,– диде Марат Галиев залдагыларга мөрәҗәгать итеп.

 

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев