Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» Хельсинкида оттырды

«Ак Барс» командасына уен составына капкачы урынына һөҗүмчене куярга туры килде.

Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Хельсинкинең «Йокерит»ына 3:4 исәбенә җиңелде.

Уен Хельсинки шәһәрендә узды. Чит илдә команда кайбер авырлыкларга дучар булды. «Ак Барс»ның официаль сайтында хәбәр ителгәнчә, Казан командасының алты уенчысының тестлары Финляндиядә кабул ителгән санитар регламентка туры килмәгән. Әлеге исемлеккә капкачылар Артур Әхтәмов, Шамил Вәлиуллин, сакчы Кристиан Хенкель, һөҗүмчеләр Джордан Уил, Дмитрий Воронков һәм Пер Линдхольм кергән. Данис Зарипов, Артём Лукоянов һәм Тимур Билалов гомумән Финляндиягә бармады.

Хельсинкига килгән өч капкачының икесенә уенда катнашырга мөмкинлек бирелмәгәнлектән, запастагы капкачы итеп 18 яшьлек һөҗүмче Дмитрий Кателевский куелган иде.

Беренче периодны «Ак Барс» җанатарлары җиденче минуттан гына карый алды, чөнки Финляндиядә барган уенның трансляциясе соң башланды. Трансляция башланды гына, сигезенче минутта «Йокерит» сакчысы Никлас Фриман исәпне ачып та куйды (1:0).

Икенче период. Тугызынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Николай Коваленко исәпне тигезләштерде. Унберенче минутта Никлас Фриман икенче алкасын кертте (2:1). Унҗиденче минутта «Йокерит» хоккейчысы Джон Норман исәпне 3:1 итте.

Өченче период. Бишенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Кагарлицкий гол кертте (3:2). Унсигезенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Артём Галимов исәпне тигезләштерә алды (3:3).

Өч периодтан соң тигез исәп сакланганга, командаларга өстәмә вакыт бирелде. Овертаймның ахырында «Ак Барс» капкасына таба йөгергән «Йокерит» уенчысының аягын чалдылар, шуңа күрә Хельсинки командасы хоккейчысына, капкачы белән бергә-бер калып, алкага бәрү мөмкинлеге бирелде. Ессе Йоэнсуу, әлеге мөмкинлектән файдаланып, «Ак Барс» капкасына гол кертте (4:3).

«Йокерит» моңа хәтле рәттән тугыз уенда җиңеп барган иде, монсы унынчысы булды. «Ак Барс» рәттән биш уенда җиңгән иде, овертаймда оттырды.

Командалар составы:

«Йокерит»

Линдбек (Ювонен);
Юнттила — О’Нилл — Йенсен, Линдбохм — Хольм;
Савинаинен — Норман — Пакаринен, Лескинен — Скленичка;
Хянникяйнен — Шрёдер — Турунен, Кивистё — Фриман;
Йоэнсуу — Бьёрнинен — Иконен.
«Ак Барс»

Бобков (Кателевский);
Кагарлицкий — Галимов — Коваленко, Кэмпфер — Рукавишников;
Тарасов — Сафонов — Петров, Юдин — Журавлёв;
Дыняк — Бурмистров — Глухов, Янчевский — Лямкин;
Адамчук, Бровкин.
Киләсе уенын «Ак Барс» Мәскәүдә үткәрәчәк. «ЦСКА» — «Ак Барс» матчы 1 октябрь 19:00 сәгатьтә башлана. 

Фото: Салават Камалетдинов/архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X