Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

"Ак Барс" хоккей командасы Новосибирск шәһәрендә уенда җиңелде

"Ак Барс" капитаны Данис Зарипов бүгенге матчта бозга чыкмады.

Бүген Казанның "Ак Барс" хоккей командасы Новосибирск шәһәрендә "Сибирь" хоккейчыларына җиңелде. Матч 4:2 исәбе белән төгәлләнде.

"Ак Барс" капитаны Данис Зарипов, тренерларның планлы уен составын алмаштыруы исәбеннән, бүгенге матчта бозга чыкмады. Уенга капитан буларак Джастин Азеведо билгеләнде.

Беренче период уртасында командаларга бишкә өч форматында уйнарга туры килде, "Ак Барс"ның ике хоккейчысы кагыйдә бозды. Унынчы минутта, күпчелектә уйнаганда, "Сибирь" һөҗүмчесе Данил Романцев гол кертте (1:0). Уникенче минутта "Ак Барс" уенчысы Кирилл Петров исәпне тигезләштерде (1:1). Унсигезенче минутта Данил Романцев "Ак Барс" капкасына икенче алкасын кертте (2:1).

Икенче период. Алтынчы минутта Данил Романцев өченче алкасын кертте (3:1). Әлеге голдан соң "Ак Барс" командасы капкачысын алмаштырды, Адам Рейдеборн урынына Тимур Биләлов чыкты. Унөченче минутта "Сибирь" хоккейчысы Евгений Чесалин күпчелектә уйнаганда гол кертә алды (4:1).

Өченче период. Унөченче минутта "Ак Барс" һөҗүмчесе Владимир Ткачев күпчелектә алка керте (4:2).

Командалар составы:

"Сибирь"":
Красиков (Сятери);
Пуустинен – Руохомаа − Пелтола, Логинов – Йокипакка;
Чесалин – Саюстов – Миловзоров, Пиганович − Ермаков;
Шаров – Торченюк – Михайлов, Алексеев – Тимашов;
Первушин – Романцев – Коротков, Морозов – Ефремов.

“Ак Барс”:
Рейдеборн (Биләлов);
Азеведо – Кормье – Петров, Яруллин – Викстранд;
Галиев – Ткачёв – Фрэттин, Ожиганов – Журавлёв;
Глухов – Михеев – Лукоянов, Юдин – Абросимов;
Фисенко – А. Галимов – Воронков (Вәлиев), Фазылҗанов.

  • “Ак Барс” киләсе уенын Чиләбе шәһәрендә үткәрәчәк. “Трактор” – “Ак Барс” уены 25 сентябрьдә 17:00 сәгатьтә башлана. 

Фото: Михаил Захаров/архив

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев