Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» хоккейчылары бер алка өстенлек белән Минск шәһәрендә җиңде

«Ак Барс»ның яңа һөҗүмчесе Найджел Доус 500нче уенында гол кертте.

Кичә «Ак Барс» хоккейчылары Минск шәһәренең «Динамо» командасын 5:4 исәбе белән җиңде. Уен Минскта узды.

«Ак Барс» командасының яңа һөҗүмчесе Найджел Доус Континенталь хоккей лигасында 500нче уенын үткәрде һәм юбилей уенында гол кертә алды.

«Динамо» уенчысы Роб Клинкхаммер өчен бу матч КХЛда 200нчесе булды. Ул голларга китергән ике нәтиҗәле пас бирде. Хәзер Минск шәһәрендә уйнаса да, ул 2018 елда «Ак Барс» составында Гагарин Кубогын отты һәм финалда хәлиткеч алканы кертте.

«Ак Барс» сакчысы Кристиан Хенкель үзенең туган ягында уйнады. Ул әлеге матчта бер нәтиҗәле пас бирә алды.

Беренче период. Унынчы минутта «Динамо» һөҗүмчесе Брэндон Козун исәпне ачып җибәрде (1:0). Унтугызынчы минутта, командалар бишкә өч форматында уйнаганда, «Ак Барс» өстенлекне куллана алды, Артём Галимов гол кертте (1:1).

Икенче периодның икенче минутында «Динамо» һөҗүмчесе Райан Спунер командасын яңадан алга чыгарды (2:1). Унынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Воронков исәпне тигезләштерде (2:2). Унсигезенче минутта Брэндон Козун, үзенең икенче алкасын кертеп, дубль ясады (3:2).

Өченче период. Икенче минутта «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов гол кертте (3:3). Тугызынчы минутта Найджел Доус алка кертте (3:4). Доус голыннан соң берничә секунд үтүгә, Станислав Галиев тагын бер гол кертте (3:5). Унберенче минутта «Динамо» һөҗүмчесе Максим Сушко алка кертте (4:5).

Командалар составы:

«Динамо»

Фурх (Тэйлор);
Спунер — Клинкхаммер — Козун, Фальковский — Менелл;
Принс — Шарангович — Паре, Альмквист — Дерябин;
Сушко — Горбунов — Демков, Шинкевич —  Знахаренко;
Дроздов — Протас — Воронин (Лодня), Соловьёв.
«Ак Барс»

Билалов (Рейдеборн);
Азеведо — Да Коста — Галиев, Яруллин — Викстранд;
Доус — Артём Галимов — Воронков, Лямкин — Юдин;
Лукоянов — Кормьев — Фисенко, Хенкель — Педан;
Дыняк — Бурмистров — Зарипов (Сафонов), Рукавишников.
Киләсе уенны «Ак Барс» Хельсинки шәһәрендә үткәрәчәк. «Йокерит» — «Ак Барс» матчы 11 сентябрь көнне 18:30 сәгатьтә башлана.  

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев