Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” хоккейчылары капканы “коры” калдырды һәм “Северсталь” командасын отты

7-10 ноябрь көннәрендә Континенталь хоккей лигасы командалары өчен тәнәфес була.

4 ноябрь көнне “Ак Барс” хоккей командасы Череповец шәһәрендә “Северсталь” командасына каршы уйнады. Әлеге матчта 2:0 исәбе белән “Ак Барс” җиңде.

Беренче периодта исәп 0:0 булып калды.

Икенче период. Унөченче минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Патрис Кормье, командасы күпчелектә уйнаганда, исәпне ачты (0:1). Кормье голыннан соң бер минут та үтмәде, Эмиль Галимов “Ак Барс” өчен икенче алканы кертте (0:2). Период ахырында “Ак Барс” һөҗүмчесе Вячеслав Основинга ун минутлык дисциплинар штраф бирелде.

Өченче период ахырында “Ак Барс” һөҗүмчесе Владислав Карага да ун минутлык дисциплинар штраф бирелде. Әлеге периодта да алка кертүчеләр булмады.

“Ак Барс” командасы әлеге матчта капкасын “коры” калдыра алды, бу капкачы Тимур Биләлов өчен бишенче “корыга” уйнаган тулы матчы булды. Хәзер Биләловның капкасына алка керттермичә уйнау сериясенең вакыты 200 минуттан артты.

Командалар составы:

“Северсталь”:
Подъяпольский (Хәкимов);
Монахов – Якимов – Лишка, Провольнев – Сизов;
Алексеев − Кодола – Морозов, Кудако – Хлыстов;
Вовченко – Трубачёв – Гераськин, Хохлов – Хабаров;
Грачёв – Бодров – Захарчук (Неволин), Макеев.

“Ак Барс”:
Биләлов (Гарипов);
Азеведо – Кормье – Петров, Лямкин – Яруллин;
Галиев – А. Галимов – Зарипов, Юдин – Ожиганов;
Фрэттин – Основин – Ли, Педан – Хенкель;
Э. Галимов – Глухов – Фисенко (Кара), Фазылҗанов.

7-10 ноябрь көннәрендә Континенталь хоккей лигасында командалар ял итәчәк, ул вакытта төрле илләр җыелма командалары арасында ярышлар була.

Россиянең җыелма командалары составына “Ак Барс” уенчылары да эләкте. Карьял Кубогы өчен уеннарда катнашырга Россия җыелмасына сакчылар Камил Фазылҗанов һәм Игорь Ожиганов чакырылды. Капкачы Адам Рейдеборнны һәм сакчы Микаэль Викстрандны Швеция җыелмасында көтәләр. Шулай ук, “Ак Барс” сакчысы Дмитрий Юдин һәм һөҗүмче Артём Галимов Германия Кубогы өчен уйнарга Россия җыелма командасына чакырылды.

“Ак Барс”ның киләсе уены 12 ноябрь көнне Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда узачак. “Ак Барс” – “Авангард” матчы 19:30 сәгатьтә башлана. 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев