Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” хоккейчылары "СКА" командасына җиңелде

Соңгы өч елда Санкт-Петербургта үткән уеннарда “Ак Барс” җиңә торган булган, бүген казанлылар бу статистиканы дәвам итә алмады.

Бүген “Ак Барс” хоккей командасы Санкт-Петербург шәһәрендә “СКА” командасына 5:1 исәбе белән җиңелде. Соңгы өч елда Санкт-Петербургта үткән уеннарда “Ак Барс” җиңә торган булган, бүген казанлылар бу статистиканы дәвам итә алмады. Шулай ук, “Ак Барс” хоккейчылары рәттән җиңелмичә уйнау сериясен туктатты (“Ак Барс” рәттән сигез уен җиңеп бара иде).

Бүгенге матч “Ак Барс” сакчысы, Казан хоккей мәктәбе шәкерте Альберт Яруллин өчен Континеталь хоккей лигасында үткәрелгән 300нче уены булды.

“СКА” командасына каршы уенда Вячеслав Основин беренче тапкыр “Ак Барс” составында бозга чыкты. Ул "Салават Юлаев"тан “Ак Барс” һөҗүмчесе Александр Бурмистровка алмашка күчеп килгән уенчы. Ләкин “Ак Барс”ның тәҗрибәле хоккейчылары Данис Зарипов һәм Андрей Марков бу уенда катнашмады.

Беренче период. Уен башында ук “Ак Барс” капкасына алка аздан гына керми калды. Ул, сызык аркылы тулысынча чыкмыйча, туктап калды. Сигезенче минутта исәпне барыбер “СКА” ачып җибәрде, алканы Патрик Херсли кертте (1:0). Унөченче минутта Павел Дацюк һәм, ун ел “Ак Барс” өчен уйнап, бу сезонда “СКА”га күчкән Василий Токранов бәрүләре ярдәмендә Сергей Плотников гол кертте (2:0). Периодның соңгы минутында, күпчелектә уйнаганда, “СКА” хоккейчысы Сергей Плотников тагын бер алка кертте (3:0).

Икенче период. Икенче егерме минутлык башында “Ак Барс” капкачысын алмаштырды. Владислав Подъяпольский урынына Эмиль Гарипов чыкты. Владимир Ткачев һәм Альберт Яруллин кагыйдә бозу сәбәпле, “Ак Барс” хоккейчыларына 5:3 форматында уйнарга туры килде. Шул вакытта “СКА” уенчысы Андрей Кузьменко алка кертеп куйды (4:0). Тугызынчы минутта Түбән Кама хоккей мәктәбе шәкерте Наил Якупов “СКА” өчен алка кертте (5:0). Ундүртенче минутта Пол Постма “Ак Барс” өчен алка кертә алды (5:1).

Өченче период кертелгән алкаларсыз үтте.

Командалар составы:

“СКА”:
Шестёркин (Хелльберг)
Ли –Дацюк –Плотников, Токранов – Белов;
Гусев – Прохоркин – Карпов, Гавриков –Рундблад;
Кузьменко – Бывальцев – Барабанов, Хафизуллин – Херсли;
Якупов – Каблуков – Кетов (Николаев), Сёмин.

“Ак Барс”:
Подъяпольский (Гарипов);
Секач – Азеведо – Ткачев, Постма – Абросимов;
Глухов – Попов – Галиев, Яруллин – Педан;
Лукоянов – Михеев – Потапов, Лямкин – Манухов;
Основин – Свитов – Клинкхаммер (Кара).

  • Киләсе уенны “Ак Барс” Братислава шәһәрендә “Слован” командасына каршы үткәрәчәк. Матч 8 декабрьдә була. 19:30 сәгатьтә башлана.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев