Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» хоккейчылары Уфа кунакларын 3:2 исәбе белән җиңде

Казан командасы киләсе уенда «Автомобилист» командасы белән көч сынашачак.

Бүген «Ак Барс» хоккей командасы Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда Уфаның «Салават Юлаев» командасы белән көч сынашты. Казан командасы 3:2 исәбе белән Уфа хоккейчыларын җиңде.

Бу сезонда «Салават Юлаев»ка каршы уйналган алты матчның дүртесендә «Ак Барс» җиңде һәм Чәкчәк кубогын үзендә саклап калды.

Матчта беренче символик алка ыргытуны 2008-2018 елларда Казанның «Рубин» футбол командасында уйнаган Гёкдениз Карадениз башкарды.

Уенга «Ак Барс»ның элеккеге тренеры Зиннәтулла Билалетдинов та килгән иде.

Беренче период. Унберенче минутта «Салават Юлаев» һөҗүмчесе Сакари Маннинен исәпне ачып җибәрде (0:1).

Икенче период. Бишенче минутта Сакари Маннинен, «Ак Барс» капкасына икенче алкасын кертеп, дубль ясады (0:2). Унберенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Виктор Тихонов гол кертте (1:2). Уникенче минутта «Салават Юлаев» сакчысы Михаил Пашнин 5 минутлык һәм 20 минутлык дисциплинар штраф алды. Шуннан соң «Салават Юлаев» уенчылары бер-бер артлы кагыйдә боза башлады, һәм командалар биш минут дәвамында бишкә өч форматында уйнады. Шул вакытта Андрей Педан һәм Артём Галимов алкалар кертеп өлгерде (3:2).

Өченче период голларсыз үтте.

Командалар составы:

«Ак Барс»:

Билалов (Рейдеборн);

Азеведо — А. Галимов — Петров, Виртанен — Яруллин;

Галиев — Воронков — Зарипов, Рукавишников — Лямкин;

Фисенко — Глухов — Лукоянов, Викстранд — Педан;

Тихонов — Галузин — Фрэттин (Дыняк), Юдин.

«Салават Юлаев»:

Кареев (Метсола);

Умарк — Маннинен — Хартикайнен, Лисовец — Ларсен;

Кугрышев — Бурмистров — Баранов, Арзамасцев — Коледов;

Жарков — Кадейкин — Солодухин, Сергеев — Пашнин;

Гиматов — Картаев — Майоров (Алалыкин), Мөхәмәдуллин.

«Ак Барс» киләсе уенын да Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» — «Автомобилист» матчы 27 гыйнвар көнне 19:30 сәгатьтә башлана.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев