Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” Минск хоккейчыларын 2:4 исәбе белән отты

Казанның “Ак Барс” хоккей командасы Минск шәһәрендә “Динамо”га каршы көч сынашты. “Динамо” – “Ак Барс” уенында 2:4 исәбе белән Казан хоккейчылары җиңү яулады.

Әлеге уен бер минут тынлык белән башланды. Яман шеш белән көрәшкән 29 яшьлек хоккейчы Самвел Мнацян вафат булуын искә алдылар.

Ул 2013-2015 елларда Түбән Каманың “Нефтехимик” командасында һәм 2015-2018 елларда Владивостокның “Адмирал”ында уйнаган, “Адмирал”да капитан вазифаларын да башкарган. Шул исәптән, иртәгә Владивостокта 12:30 сәгатьтә узачак “Адмирал” – “Нефтехимик” уены Самвел Мнацян истәлегенә багышланачак.

2016-2019 еллар сезонында Минскның “Динамо” командасында уйнаган Кристиан Хенкель бүгенге уенда Минск бозына “Ак Барс” составында чыкты.
Беренче периодта голлар булмады.

Икенче период. Икенче минутта Данис Зарипов, бозның уртасыннан диярлек, алкага бәрде, “Динамо” капкачысы аны тотып кала алмады, исәп “Ак Барс” файдасына ачылды (0:1). Алтынчы минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Эмиль Галимов алка кертте (0:2). Унсигезенче минутта Франсис Паре “Динамо”өчен гол кертте (1:2).

Өченче период. Тугызынчы минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Артём Галимов алка кертте (1:3). Уникенче минутта, күпчелектә уйнаганда, Станислав Галиев “Динамо” капкасына гол кертә алды (1:4). Унтугызынчы минутта “Динамо” хоккейчысы Тему Пулккинген командасының артка калышуын киметте (2:4).


Командалар составы:

“Динамо”:
Осипков (Толопило);
Принс – Шор – Пулккинен, Граньяни – Еременко;
А. Костицын – Паре – Стефанович, Евенко – Готовец;
Мартынов – Демков – Степанов, Дерябин – Эллиотт;
Китаров – Ковыршин – Когалев (Казьянин), Знахаренко.

“Ак Барс”:
Рейдеборн (Биләлов);
Азеведо – Кормье – Петров, Яруллин – Викстранд;
Галиев – А. Галимов – Зарипов, Юдин – Журавлёв;
Глухов – Фисенко – Лукоянов, Педан – Хенкель;
Э. Галимов – Ткачёв – Фрэттин (Воронков), Фазылҗанов.

“Ак Барс” киләсе уенын Ярославль шәһәрендә үткәрәчәк. “Локомотив” – “Ак Барс” уены 8 октябрь көнне 19:00 сәгатьтә башлана. 

Фото: архив/Владимир Васильев

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев