Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

“Ак Барс” – “Нефтехимик”: Зариповның 1200нче уены, “Нефть матчы”, Казанның җиңүе

Татарстанның хоккей командасы арасында “Ак Барс” өстен чыкты.

Кичә Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда “Ак Барс” Түбән Каманың “Нефтехимик” командасын кабул итте. Татарстанның командасының каршылыгы “Ак Барс” файдасына 3:2 исәбе белән төгәлләнде.

“Ак Барс” – “Нефтехимик” каршылыгы “Нефть матчы” дип исемләнде, бу матчка “Ак Барс”лылар бозга кара – нефть төсендәге киемдә чыктылар. Киләчәктә алар бу формаларын “Татнефть-Арена” боз сараенда ял һәм бәйрәм көннәрендә узган матчларда киячәк. Бүгенге уен “Ак Барс” һәм “Татнефть” компаниясенең 15 еллык уртак эшчәнлегенә багышланды. Матч нефтьчеләр гаиләсе вәкилләре Андрей, Анастасия һәм Ксения Зиминнарның алканы символик рәвештә бозга атуларыннан башланды.

Бүген Зариповның Россия чемпионатларында үткәргән уеннар саны 1200гә җитте. Әле 2018 елның 28 ноябрь көнендә генә Данис Зарипов, 1164 уен үткәреп, рекорд куйган иде. Димәк, хәзерге вакытта “Ак Барс” капитаны Данис Зарипов – Россия чемпионатларында 1200 уен уйнаган бердәнбер хоккейчы.

“Нефтехимик”ның капитаны да “Ак Барс” җанатарларына таныш, ул – 2009-2017 елларны “Ак Барс”та уйнаган сакчы Степан Захарчук.

Беренче периодта алка кертүчеләр булмады.

Икенче период. Тугызынчы минутта Түбән Кама хоккей мәктәбе шәкерте, хәзерге вакытта “Ак Барс” һөҗүмчесе Эмиль Галимов уенның беренче алкасын кертте (1:0). Унберенче минутта “Нефтехимик” уенчысы Денис Казионов, гол кертеп, исәпне тигезләштерде (1:1). Унҗиденче минутта Джастин Азеведо “Ак Барс” өчен алка кертте (2:1).

Өченче период. Бишенче минутта “Ак Барс” сакчысы Андрей Педан исәпне үзгәртте, ул өченче уен рәттән алка кертә (3:1). Уникенче минутта Мэтт Уайт, “Нефтехимик” өчен гол кертеп, командасының артка калышуын киметте (3:2).

Командалар составы:

“Ак Барс”:
Биләлов (Рейдеборн);
Азеведо – Кормье – Петров, Яруллин – Викстранд;
Ткачёв– А. Галимов – Зарипов, Ожиганов – Журавлёв;
Глухов – Фисенко – Лукоянов, Педан – Хенкель;
Э. Галимов – Основин – Фрэттин (Воронков), Фазылҗанов.

“Нефтехимик”:
Барулин (Шарыченков);
Порядин – Митчелл – Уайт, Рясенский – Мёрфи;
Черников – Куликов – Хәйруллин, Сергеев – Брынцев;
Райкел – Фазлыев – Казионов, Шәрипҗанов – Захарчук;
Авцин – Шәрифьянов – Хисаметдинов (Грошев), Пайгин.

2 октябрь көнне “Ак Барс” Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда Санкт-Петербургның “СКА” командасын кабул итәчәк. “Ак Барс” – “СКА” уены 19:00 сәгатьтә башлана.  

Фото: Владимир Васильев

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X