Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Ак Барс» яңа сезонда икенче тапкыр Уфа хоккейчыларын җиңде

«Ак Барс» — «Салават Юлаев» матчы исәбе — 4:1.

Кичә «Ак Барс» хоккей командасы Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда Уфаның «Салават Юлаев» командасына каршы уйнады. Уен Казан командасы файдасына 4:1 исәбе белән төгәлләнде. «Ак Барс» рәттән өч җиңелүдән соң җиңү яулады.

«Салават Юлаев»ка каршы 17 сентябрь көнне узган уенда да «Ак Барс» 4:1исәбе белән җиңгән иде. Кичәнге уенда «Салават Юлаев» командасының составында әйдәп баручы уенчыларның күбесе уйнамады.

Әлеге матч сакчы Дмитрий Юдин өчен «Ак Барс» командасында йөзенчесе булды.

Беренче период. Тугызынче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Стефан Да Коста исәпне ачып җибәрде (1:0).

Икенче период. Дүртенче минутта Алексей Пустозёров исәпне тигезләштерде (1:1).

Өченче периодның өченче минутында Джастин Азеведо «Ак Барс» командасын бер алкага алга чыгарды (2:1). Алтынчы минутта «Ак Барс» күпчелектә тагын бер алка кертә алды, гол авторы — Артём Галимов (3:1). Период ахырына санаулы секундлар калганда, Стефан Да Коста «Салават Юлаев» командасының буш капкасына алка кертте (4:1).

Командалар составы:

«Ак Барс»

Билалов (Әхтәмов);

Азеведо — Кормье — Да Коста, Лямкин — Юдин;

Галиев — Галимов — Воронков, Глухов — Педан;

Лукоянов — Бурмистров — Фисенко, Лучевников — Фазылҗанов;

Кувардин — Хованов — Сафонов, Журавлёв — Мужиков.

«Салават Юлаев»

Скрынник (Брагинский);

Кугрышев — Воробьёв — Әмиров, Бирюков — Ларсен;

Пустозёров — Алалыкин — Баранов, Алексеев — Коробов;

Кузьмин — Шевченко — Лукин, Семёнов — Мөхәмәдуллин;

Скориков — Козлов — Пашин (Аймурзин), Лисовец.

Киләсе уенны «Ак Барс» Подольск шәһәрендә үткәрәчәк. «Витязь» — «Ак Барс» матчы 8 октябрь көнне 19:30 сәгатьтә башлана.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев