Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Алинә Заһитова Иван Ургантка бала чагында фигуралы шууны ташлый язганын сөйләде

Алинә Япониянең Сайтама шәһәрендә узган дөнья чемпионатына барудан да баш тарткан булган.

2018 елда Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә узган Олимпиадада җиңү яулаган Алинә Заһитова «Вечерний Ургант» тапшыруында бала чагында фигуралы шууны чак кына ташламый калуын сөйләгән.

Спортчы сүзләренчә, 6 яшьлек чагында аны әти-әнисе фигуралы шуу урынына нәфис гимнастика түгәрәгенә бирмәкче булган. Кыз әнисеннән гимнастик программаның аңа бозда ни рәвешле уңышка ирешергә ярдәм итәчәге белән кызыксынган һәм спорт төрен алыштыру турында җавап ишеткән.

«Мин ул чагында бик каты еладым һәм нәтиҗәдә әни мине яңадан фигуралы шуу түгәрәгенә алып килде», - дип уртаклашкан Алинә хатирәләре белән.

Моннан тыш, Алинә Заһитова хәбәр иткәнчә, ул баштарак Япониянең Сайтама шәһәрендә узган дөнья чемпионатына (ул анда җиңү яулады) барудан баш тарткан. Кыз әйтүенчә, ул чемпионатта «Россияне оятка калдырырга теләмәгән». Җанатарларының теләктәшлек белдереп әйткән сүзләре генә анда үз-үзенә ышаныч уята алган.

Әңгәмә ахырында алып баручы һәм тапшыруның кунагы «тактиль диктант»та ярышкан. Әлеге уен күзләрне бәйләгән килеш йомшак уенчыкларны «тану»дан гыйбарәт. Диктантта Алинә Ургантны откан.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев