Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Авыл хуҗалыгы министрлыгы призына уздырылган көрәш ярышының чемпионнары билгеле

Үз авырлыгында җиңүче көрәшче татар көрәшен дөньякүлəм дəрəжəгə чыгарып кына популярлаштырып булуын әйтте.

12 - 13 октябрьдә "Ак Барс" Көрәш сараенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына уздырылган көрәш ярышларының 7 үлчəү категориясе буенча чемпионнары билгеле булды.

  • Бүген, 13 октябрьдә, көрәшнең ярымфинал һәм финал уеннары үткәрелде. Республика районнарыннан килгән 46 командадан 286 көрəшче 7 үлчəү категориясендə көш сынашты. Ярымфинал һəм финалда якынча 50 көрəшче бил алышты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына уздырылган көрәш ярышларының 7 үлчəү категориясе буенча чемпионнары:

 60 кг үлчәү авырлыгында җиңүчеләр:
1нче урын - Нургалиев Раббани (Актаныш) 
2нче урын – Гыйниятуллин Фирзəр (Телəче) 
3нче урын – Камалиев Илмир (Яшел Үзəн), Хəмидуллин Зөлфəт (Зəй)

70 кг үлчәү авырлыгында җиңүчеләр:
1нче урын – Кəримуллин Динар (Телəче) 
2нче урын – Сафин Артур (Мөслим) 
3нче урын – Фәләхов Ислам (Алабуга), Юнысов Булат ( Мамадыш)

80 кг үлчәү авырлыгында җиңүчеләр:
1нче урын – Кəлимуллин Ренас (Зəй) 
2нче урын – Зөлкәрнәев Артур (Телəче) 
3нче урын – Кəримов Марат (Лаеш), Шəйхетдинов Ренат (Минзəлə)

90 кг үлчәү авырлыгында җиңүчеләр:
1нче урын – Төхвəтуллин Илмир (Балык Бистəсе) 
2нче урын – Зəйнетдинов Айгиз (Телəче) 
3нче урын – Сəмигуллин Айрат (Əлмəт), Хəйруллин Айрат (Балтач)

100 кг үлчәү авырлыгында җиңүчеләр:
1нче урын – Гайнетдинов Ришат (Минзəлə) 
2нче урын – Хəмитов Элдар (Зəй) 
3нче урын – Алтынбаев Айдар (Əлмəт), Миначев Марат (КГАУ)

130 кг үлчәү авырлыгында җиңүчеләр:
1нче урын – Галләмов Муса (Телəче) 
2нче урын – Сəлəхов Радик (Зəй) 
3нче урын – Нургалиев Раил (Биектау), Рафиков Валерий (Актаныш)

130 кг нан югарырак үлчәү авырлыгында җиңүчеләр:
1нче урын – Мөхәммәтҗанов Марат (НижнекамскОрсисАгро) 
2нче урын – Фəйзуллин Фəрхəд (Пиртəч) 
3нче урын – Павлик Сергей (Зəй), Йосыпов Рөстəм (Əлмəт)

60 кг үлчəү авырлыгында чемпион калган, 2 тапкыр Россия чемпионы, спорт мастерына кандидат Актаныш егете Нургалиев Раббани кагыйдəлəрне еш үзгəртү кисəтүлəрне арттыра, дип əйтеп үтте.

" Минемчə, татар көрəше көннəн-көн популярлаша бара. Күнегүләр уздырганда кайчак басарга да урын булмый. Футбол, хоккей белəн, бəлки, кеше күбрəк кызыксынадыр. Тик Сабан туйларында чыгып бил алышу – чып-чын егетлек", - диде ул.

80 кг үлчәү авырлыгында батыр калган спорт мастеры Кəлимуллин Ренас бу турнирда 2нче ел рəттəн чемпион булган. " Көрəшүе чыннан да авыр булды, яшермим. Минем өчен иң жаваплы ярышларның берсе. Кагыйдəлəр чыннан да гел үзгəреп тора. Тик мин аңа борчылмыйм да, шатланмыйм да. Чөнки аркага ятып, тезлəнеп көрəшкəнем юк, бу көрəшчелəрне бизəми", - диде чемпион егет.

Командаларга гомуми урыннарны баллар саны буенча чыгардылар. 1нче урынга - Телəче, 2нчегә - Зəй, 3нче урынга Актаныш командалары лаек дип табылды.

Җинүчелəр медаль, кубок, акчалата премия һəм чемпион тасмасы белəн бүлəклəнде. Көрəшчелəрне котлап, Вил Усманов «Халкым» дип аталган жырын бүлəк итте.

130 кг үлчəү авырлыгында чемпион, спорт мастеры, Сабантуй батыры, Телəче командасы өчен чыгыш ясаучы Муса Галләмов татар көрəшен популярлаштыру өчен дөньякүлəм дəрəҗəгə чыгарга кирəк икəнлеген белдерде.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев