Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Бадминтон буенча беренче космонавт Ю.А. Гагаринга багышланган Х Бөтенроссия яшүсмерләр ярышларында Саба бадминтончылары призлы ураннар алды

Россиянең 17 төбәгеннән, 28 муниципаль берәмлегеннән 270 спортчы катнашкан ярышларда райондашларыбыз да уңышлы чыгыш ясады.

18-22 август көннәрендә Саратовта  беренче космонавт Ю.А. Гагаринга багышланган бадминтон буенча Х Бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узды.

Аларда Россиянең 17 төбәгеннән, 28 муниципаль берәмлектән, барлыгы 270 спортчы катнашты.

Саба районы командасы лаеклы чыгыш ясады.

3 урын-Хаҗиев Исмал, ир-атлар парлы разрядында (Саратов шәһәре вәкиле Савченко Егор белән бергә),

3 урын-Галимуллин Рәсүл, ир-атлар парлы разрядында (Татарстанның Кама Тамагы районы вәкиле Галиуллин Эмиль белән бергә).

 Балаларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев