Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында Татарстан данын 16 көрәшче яклый

Бу чарага Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да чакырылган иде.

Казанның "Ак Барс" Көрәш сараенда Билбау көрәше буенча XVI дөнья чемпионатында 42 илдән 200дән артык көрәшче катнаша. Алар арасында Татарстаннан 16 спорт остасы Россия данын яклый.

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев кунакларны Татарстан Президенты исеменнән тәбрикләде һәм Казанның спорт башкаласы булуы юкка түгел икәнен билгеләп үтте. Бу чарага Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да чакырылган иде.

Ярыш ике көн дәвам итәчәк, 26-27 октябрь һәр теләгән кеше дөнья чемпионатын Көрәш сараена килеп күзәтә ала.

"Ярышта катнашкан спортчылар киләчәктә гаиләләре, дуслары белән Казанга ял итәргә килүенә ышанам. Алар шәһәребезнең матурлыгына сокланып китәләр," - диде Татарстанның билбаулы көрәш федерациясе башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин.

"Бөтен халык белсен, кеше килсен, залыбыз тулып торсын өчен дөнья чемпионатына керү ирекле", - диде ул. Көрәш сараеның трибуналары тулы иде, җанатарлар арасында яшь көрәшчеләр дә күп иде. Көрәш белән кызыксынган яшьләргә аерым чакыру юнәлтелгән булган.

Фото: Регина Гумарова

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X