Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

ЧАҢГЫ ЯРЫШЫНДА

Районыбызның оешма-пред­приятиеләре, учреж­дение-хуҗалыклары, авыл һәм шәһәр җир­лекләре командала­ры­ арасында чаңгы ярышлары 2000 елдан үткәрелә башлаган иде. Кышның иң кызыклы бәйгесе катнашучыларны үзенә елдан-ел күбрәк җыя. Әйтик, моннан биш ел элек сәнәгать предприятиеләре һәм бюджет оешмалары арасында шәхси-команда беренчелегендә 60 команда катнашкан булса, узган шимбәдә Лесхозда үткәрелгән узышка 68 команда килгән...

Катнашучылар 4 төр­кемгә бүленеп җитез­лекләрен сынадылар. Иң­ элек хатын-кызлар узышты һәм старттан ничек китүеннән чамалап та «Сабагаз» идарәсеннән Гүзәлия Фәтхерахмановага тиң­нәр булмаячагы алдан ук билгеле булды. Икенче урынны Алсинә Сафиуллина ("Диляра - строй") алды, 3нче нәтиҗәне Эльза Галиева (ВДПО) күрсәтте. Җитәкче хатын-кызлар арасында Дания Вахитова («Линда») инде күп еллар беренчелекне бирми. Ул бу юлы да дистанцияне башка көндәшләреннән биш минутка тизрәк узды. Икенче урында - Рәмзинә Зыятдинова (Госреестр"), 3нче урында - Гөлсем Батырханова (үзәк китап­ханә).

Ә менә спортчы призер ир-егетләр бер-берсеннән азга гына ка­лыштылар. Руслан Миң­неголов - 1нче, Рамил Хуҗин - 2нче, Олугбәк Вәисов 3нче булды. Җитәкче ир-егетләр арасында миграция хезмәтенең Саба офисы җитәкчесе Дамир Шакирҗанов - 1нче, «Сабагаз» идарәсе начальнигы Исмәгыйль Мө­хетдинов - 2нче, Шә­мәр­дәндәге "Бетапром" җәмгыяте җитәкчесе Илнур Галиәкбәров 3нче нәтиҗә күрсәттеләр.

Әлбәттә, күпләр дистанцияне җиңү түгел, катнашу мөһим, ди­гән караштан чыгып уз­ды. Җи­ңүчеләргә бүләк­ләрне ярышта үзе дә катнашкан Саба муниципаль районы башлыгы Р.Миңнеханов һәм баш хөкемдар Р.Хисамов тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев