Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Чәкчәктән ясалган кубок өчен ярышта «Ак Барс» хоккей командасы отты

Казан хоккейчылары Уфадан килгән «Салават Юлаев»ны 2:1 исәбе белән җиңделәр

Кичә «Ак Барс» хоккей командасы Казанда Спорт сараенда Уфаның «Салават Юлаев»ы белән көч сынашты.

Матч «Ак Барс» файдасына 2:1 исәбе белән тәмамланды.

Быел «Яшел дерби»да җиңгән командага чәкчәктән ясалган кубок тапшырыла башлады. Кичә ул кубокны «Ак Барс» отты. «Ак Барс» — «Салават Юлаев» матчлары ике команданың да формаларында яшел төсләр булганга «Яшел дерби» дип исемләнә.

Спорт сараенда узган бу уен ретро форматта булды, нәкъ шушы сарайда 1998 елда «Ак Барс» беренче тапкыр Россия чемпионы титулын яулады. Күрше республикаларның беренче уены да әлеге сарайда 1966 елда узган.

Матчка «Ак Барс»ның элекке тренеры Зиннәтулла Билалетдинов килгән иде. Шулай ук, җанатарлар арасында «Ак Барс» ветераннары да бар иде.

Беренче период. Җиденче минутта Владислав Кара алка кертте, видеокабатлаудан соң «Ак Барс» уенчысының мәйданга дөрес кермәгәне ачыкланды, гол исәпләнмәде (0:0).

Икенче период. Бишенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Виктор Тихонов исәпне ачты (1:0). Тихонов голыннан соң 30 секунд та узмады, «Салават Юлаев» һөҗүмчесе Теему Хартикайнен исәпне тигезләштереп куйды (1:1). Уналтынчы минутта Джастин Азеведо алка кертте (2:1). Голга китергән пасны Альберт Яруллин бирде, шулай итеп, ул үзенең 100нче очкосын җыйды.

Өченче периодта алка кертүчеләр булмады.

Командалар составы:

«Ак Барс»:

Рейдеборн (Билалов);

Азеведо — Кормье — Ткачёв, Лямкин — Викстранд;

Фрэттин — Тихонов — Зарипов, Юдин — Рукавишников;

Дыняк — А. Галимов — Галиев, Яруллин — Хенкель;

Кара — Глухов — Ли (Э. Галимов), Фазылҗанов.

«Салават Юлаев»:

Метсола (Кареев);

Умарк — Хохряков — Хартикайнен, Ларсен — Панин;

Сошников — Картаев — Баранов, Арзамасцев — Коледов;

Кугрышев — Кадейкин — Жарков, Сергеев — Пашнин;

Гыйматов — Пименов — Башкиров (Пустозёров), Лисовец.

«Ак Барс» киләсе уенын да Спорт сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» Новосибирск шәһәреннән «Сибирь» командасын кабул итәчәк. Матч 21 декабрь көнне 17:30 сәгатьтә башлана.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев