Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Динара Татарстан командасын алга чыгарды

Безнекеләрне бел!

  6-12 ноябрь көннәрендә Мәскәү шәһәренең «Чертанов» спорт комплексында өстәл теннисы буенча 22 яшьтән өлкәнрәк юниорлар арасында Россия беренчелеге узды. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Саба Арена  мәктәбе спортчысы Динара Исмаилова да катнашты. Ярышлар киеренке барды. Нәтиҗәдә безнең җыелма команда финалда Свердловск өлкәсе җыелма командасына 0:3 исәбе белән оттырып, Россия беренчелегенең көмеш призеры булды. Краснодар крае белән ярымфинал матчында командага бик мөһим очконы Динара Исмаилова китерде. 1:1 исәбе белән Анастасия Шевчукны җиңде һәм Татарстан командасын 2: 1 исәбе белән алга чыгарды.  Татарстанлылар Краснодар крае командасын 3:1 исәбе белән җиңделәр. Динара яхшы әзерлекле булуын күрсәтте, аның камил уенын башка тренерлар да билгеләп үттеләр. Райондашыбызга һәм аны ярышларга әзерләгән тренерларга алга таба да уңышлар телибез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев