Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

"Ефәк юлы -2018"нең дүртенче этабында Андрей Каргинов экипажы алга чыкты

"КАМАЗ-Мастер"ның алты командасының дүртесе, техник каршылыкларга очрап, шактый вакытын югалтты.

“Ефәк юлы-2018” автоузышының дүртенче – Әстерхан-Әстерхан этабы нәтиҗәләре буенча, финишка “КАМАЗ-Мастер”ның Андрей Каргин җитәкчелегендәге экипажы килде. Гомуми классификациядә бу команда 2нче урында тора. Бу хакта команданың матбугат үзәге хәбәр итә.

Сотников автоузышның өченче этабыннан соң беренчелекне кайтара алган иде. Бормалы-сикәлтәле дала юллары “КАМАЗ-Мастер” узышчылары Дмитрий Сотников белән Айрат Мәрдиевка техник каршылык китереп чыгарды – алар машиналарын рәтләү өчен тукталыш ясап алды. Мәрдиевның машинасында турбина торбасы ычкынып китеп, ремонт 25 минут вакытны алган. Нәтиҗәдә спортчы финишка 5нче булып кына килеп җитә алган. Генераль классификациядә Мәрдиев 3нче урынга төште.

Сотниковның “КАМАЗ”ында дистанция ахырына җиткәндә генә башта амортизатор ватылган, аннары электр тогы тапшыруда каршылык чыгып, суүткәргеч көпшә шартлаган. Экипаж, 18 минут вакытын югалтып, финишка 6нчы булып кына килгән, әмма гомуми зачетта алдынгылыкны саклап кала алган.

“КАМАЗ-Мастер” экипажларының башкаларында да каршылыклар килеп чыккан. Антон Шибалов шулай да финишка 3нче булып килеп җиткән, Эдуард Николаев командасы, двигатель кызып, нәтиҗәдә 8нче урында калган.

Дүртенче этап буенча, 2нче урында - Mammoet Rallysport командасыннан үзенең Renaultында Мартин ван дер Бринк. Гомуми зачетта ул 10нчы гына.
“МАЗ-СПОРТавто” экипажы автоузыштан төшеп калган.

  • Бүген, 25 июльдә, “Ефәк юлы -2018” катнашучыларын автоузышның иң озын юлы – Әстерхан белән Волгоград арасы этабы көтә. Бишенче дистанциянең озынлыгы 538 км, шуның 444 километры хәлиткеч санала, дип хәбәр итә ралли-рейдның матбугат үзәге.
     

Фото: kamazmaster.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X