Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Фәрит Мөхәммәтшин Казанда волейбол беренчелеге булмаганга шаккатты

“Начар эшләгәннәр”, - диде Татарстан Волейбол федерациясе президенты Казан башкарма комитеты спорт комитеты эшчәнлегенә бәя биреп.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин Казанда волейбол буенча беренчелек булмауга шаккатты.

“Начар эшләгәнбез, минус”, - дип шәрехләде ул федерациянең хисап җыелышында.

Проблеманы хөкемдар Юрий Морозов күтәргән. “Яшел Үзән, Балык Бистәсе беренчелеге үткәрелә, ә волейбол буенча Казан шәһәре беренчелеге юк. Шәһәр комитетыннан ике ел элек ярышлар үткәрү турында сораганнар, әмма ул баш тарткан. Республиканың иң яхшы шәһәре волейбол буенча беренчелек үткәрми”, - диде Морозов.

Республика Волейбол федерациясе башкаручы директоры Мансур Кәримов Казан башкарма комитетың спорт комитетының элеккеге рәисе Илгиз Фәхриев булганда беренчелек үткәреп булмады, әмма яңа җитәкчелек килгәч ярышлар узар, дип билгеләп үтте.

“Сез Казанда волейбол буенча беренчелек үткәрелмәвен раслыйсызмы?” – дип сорау бирде Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясаучыга. “Казан районнары буенча ярышлар уза? Юк! Бу нәрсә? Казанда күп чаралар уза дип өметләнү – ул Казан хезмәте түгел. Ул Спорт министрлыгы хезмәте”, - диде федерация президенты.

Фәрит Мөхәммәтшин Казан муниципаль берәмлеге җитәкчесенең беренче урынбасары Евгения Лодвигова федерациягә килү белән вазгыять яхшыга үзгәрәчәк, дип ышануын белдерде.

Фото: gossov.tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев