Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Галимовлар керткән голлар “Ак Барс”ка җиңү китерде

Казанда "Татнефть-Арена" боз сараенда “Ак Барс” – “СКА” уены 2:1 исәбенә тәмамланды.

Кичә Казанда "Татнефть-Арена" боз сараенда "Ак Барс" хоккей командасы Санкт-Петербургның "СКА" хоккейчыларын кабул итте. "Ак Барс" әлеге матчта 2:1 исәбе белән отты.

Уенда ике Галимов һәм ике Ткачёв катнашты. Ике Галимовы “Ак Барс”тан – Артём һәм Эмиль, ә Ткачевлар икесе дә Владимир, тик берсе “Ак Барс”ныкы, ә икенчесе “СКА”дан.

Бүгенге матчта 10 минутлык дисциплинар штрафлар да булды: “СКА”дан Александр Барабанов һәм “Ак Барс”тан Михаил Глуховта.

Беренче периодта капкага кертелгән алкалар булмады.

Икенче период. Алтынчы минутта "Ак Барс" һөҗүмчесе Артём Галимов исәпне ачып җибәрде (1:0). Тугызынчы минутта Эмиль Галимов "Ак Барс" өчен гол кертте (2:0).

Өченче период. Унсигезенче минутта “СКА” һөҗүмчесе Алексей Бывальцев, командасы күпчелектә уйнаганда, алка кертте (2:1).

Командалар составы:

“Ак Барс”:
Рейдеборн (Биләлов);
Азеведо – Кормье – Петров, Яруллин – Викстранд;
Галиев – А. Галимов – Зарипов, Педан – Ожиганов;
Глухов – Фисенко – Лукоянов, Юдин – Хенкель;
Э. Галимов – Ткачёв – Фрэттин (Воронков), Фазылҗанов.

"СКА":
Мельничук (Налимов);
Ткачёв – Лехтеря – Плотников, Дыбленко - Зуб;
Кагарлицкий – Бывальцев – Карпов, Токранов - Рундблад;
Барабанов – Кемппайнен – Дергачёв, Рукавишников - Галенюк;
Кузьменко – Каблуков – Кетов (Марченко), Земчёнок.

“Ак Барс” киләсе уенын Минск шәһәрендә үткәрәчәк. “Динамо” – “Ак Барс” уены 6 октябрь көнне 17:10 сәгатьтә башлана. 

Фото: Владимир Васильев

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев