Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Җиңү белән кайттык

Әлмәт шәһәрендә 9 шәһәр, 12 район вәкилләре катнашында инвалидлар арасында шахмат, рус шашкасы һәм халыкара шашка буенча республика чемпионаты үткәрелде.

Ярышларда районыбыз спортчылары уңышлы чыгыш ясадылар һәм халыкара шашка буенча - 1нче, рус шашкасы төрендә 2нче урынны яулап Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Мактау грамоталарына лаек булдылар. Азат Әхмәтов рус шашкасы буенча - 2нче, халыкара шашкада 3нче призлы урыннары яулап, медальләр һәм Грамоталар белән бүләкләнде. Җыелма команда уңышына Хәмит Вәгыйзов, Зөфәр Вәлмиев, Хәмит Мөгътәсимов, Айзилә Шакирова, Фәния Шәмсетдинова лаеклы өлеш кертте. Хәмит Мөгътәсимов, Әнвәр Гафиятуллин, Мәгъсум Галиуллин, Талип Галиев, Рәшит Кәбиров, Илдус Бикиев составындагы шахматчылар командасы 5нче урынга чыкты.

Хәзер инвалидлар оешмасы 4-6 ноябрьдә кул көрәше буенча Актанышта үтәчәк республика чемпионатына әзерләнә. Спортның бу төрендә көчләрен сынап карарга теләүчеләрнең сайлап алу күнегүләрендә катнашу өчен оешмага килүләрен яки 2-32-09 телефонына элемтәгә керүләрен сорыйбыз.

Р.Мөхәммәдиев,

район инвалидлар оешмасы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X