Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«Илнең яшүсмерләр лигасы»нда сабалылар биш медаль яулады

Спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз!

24-30 июнь көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Игнатово авылында «Лисья нора» стендка ату комплексында илнең яшүсмерләр лигасы булып узды. Әлеге ярышларда  12 яшьтән алып  21 яшькә кадәр спортчылар катнашты.  

Җиңүчеләрне медальләр, кубоклар,  шулай ук сертификатлар белән бүләкләделәр.

Безнең Саба спортчылары яхшы нәтиҗәләр белән кайттылар. Шигапов Илгиз юниорлар категориясендә шәхси беренчелектә беренче урынны яулады. Шул ук категориядә Ануфриев Арсений бронза призер булды. Шәхси беренчелектә кызлар  категориясендә  Галимова Ралина икенче урынны алды. Ярышларның соңгы көннәрендә көрәш команда турнирларында һәм микста дәвам итте. Спортчыларыбыз  турнирны уңышлы тәмамладылар. Команда скитында Салават Садыйков, Арсений Ануфриев һәм Илгиз Шиһапов   алтын медаль яуладылар.

Галимова Ралина Татарстан спортчылары белән берлектә юниорлар категориясендә  икенче булып финишка килде.

Спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба да зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев