Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

КАРТИНГ ЯРЫШЫНДА

22 сентябрь көнне Саба картодромында картинг буенча "Казан шәһәренең 27нче ачык чемпионаты" ярышлары узды.

Анда райондашларыбыз белән бергә Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Әлмәт, Ижау шәһәре спортчылары көч сынашты. Сабалыларның ярыш нәтиҗәләренә килгәндә, "Восход" классында - Динар Дәминов, "Ротакс Макс-Юниор"да - Алмаз Фәлахов, "Пилот"та- Азат Гыйльманов, "Супер-Мини"да Рифат Исрафилов икенче нәтиҗәне күрсәттеләр, "Стриж" классында - Илнар Галимов, "Ротакс Макс"та - Айдар Лотфуллин өченче булып килделәр. Команда зачетында өч призлы урынны да Казан командалары алды.

Җиңүчеләрне һәм призерларны Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Т.Шәрәфиев, ярышларны оештыручы Е.Шафранов тәбрикләде.

И.Илфирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев