Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казан «Зенит»ының волейболчылары Россия Кубогының «Дүртлек финалына» чыкты

Хәлиткеч матчта алар «Факел»ны оттылар.

«Зенит-Казан» волейбол клубы Россия Кубогының «Дүртлек финалы»на чыкты. Ярымфинал матчлары 6-нчы ноябрьдән 8-нче ноябрьгә кадәр Казанның «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә узды.

Беренче уенда «Зенит» 3:1 исәбе белән «Урал» командасын отты. 7-нче ноябрьдә Казан волейболчылары «Газпром-Югра» командасы көндәшләрен җиңде. 8-нче ноябрьдә мәйдан хуҗалары хәлиткеч матчда «Факел» командасын 3:1 исәбе белән җиңде, дип хәбәр ителә «Зенит-Казан» ВК сайтында.

Исегезгә төшерәбез, Россия Кубогының «Дүртлек финалы» 25-26-нчы декабрьдә Санкт-Петербургта узачак.

Фото: «Зенит-Казан» волейбол клубы

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев