Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Казанда IV Бөтенроссия инвалидлар спартакиадасы узачак

Йошкар-Олада ярышларның символик әләмен Татарстанга тапшырдылар.

2023 елда IV Бөтенроссия инвалидлар спартакиадасы Казанда узачак. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

12-19 июльдә, Марий Эл башкаласы Йошкар-Олада узган III Бөтенроссия инвалидлар спартакиадасында ярышларның символик әләмен Татарстанга тапшырдылар. Алдарак Адаптик физик культура һәм спорт үсеше советы Казанда ярышлар уздыру турында республиканың гаризасын хуплады.

Марий Элның яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министры Лидия Батюкова әләмне Татарстанның спорт министры урынбасары Айрат Әхмәровка тапшырды. “Әлеге ярышларны уздыруга рөхсәт биргән өчен рәхмәт әйтәсем килә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасындагы Россия дәрәҗәсендәге ярышны кабул итү Татарстан өчен зур горурлык. Бу ярышларны югары дәрәҗәдә уздыру өчен республикада барлык шартлар да тудырылган”, - диде министр урынбасары.

Шулай ук Айрат Әхмәров Марий Элдагы ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылуын дә әйтте. Йошкар-Олада узган ярышларда Россиянең 65 төбәгеннән 2 мең спортчы катнашты. Татарстан командасында 14-18 яшьлекләр арасыннан 39 спортчы, шул исәптән ишетү һәм күрү сәләте бозылганнар да бар иде.

  • Инвалидларның Бөтенроссия җәйге спартакиадасы дүрт елга бер тапкыр уздырыла. Аларда 14-18 яшьлек егетләр һәм кызлар катнаша. Алар паралимпия спорт төрләре буенча Россия җыелма командалары резервына керү өчен кандидат булып санала.

Фото: minsport.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X