Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Хоккейчыларның күпчелеге, шулай ук «Ак Барс» уенчылары, плей-оффны туктату яклы

«Барыс» командасы Гагарин Кубогы өчен уеннарда катнашудан баш тартты

Плей-оффның икенче раундына чыккан Континенталь хоккей лигасы клублары хоккейчыларының 60 проценты уеннарны туктату яклы. Бу хакта уенчылар арасында аноним сораштыру үткәргән «Спорт-Экспресс» хәбәр итә.

Басма Гагарин Кубогы ярышларында катнашырга тиешле СКА, ЦСКА, «Динамо» (Мәскәү), «Ак Барс», «Салават Юлаев», «Сибирь» һәм «Барыс» командаларының 60 хоккейчысы арасында сораштыру үткәргән. Бүген «Барыс» командасының Гагарин Кубогы өчен уеннарда катнашудан баш тартуы билгеле булды.

Уенчыларның 78 проценты плей-офф матчларын тамашачылардан башка уйнарга кирәкми дип саный. Шулай ук сораштыру нәтиҗәләре буенча хоккейчыларның 56 проценты коронавирустан куркуы ачыкланды. Хоккейчыларның 44 проценты 30 апрельдән соң Континенталь хоккей лигасында уйнарга әзер булуларын әйтте, 30 проценты «юк» дип җавап биргән. Сораштыруда катнашучыларның 26 проценты җавап бирергә кыенсынган.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/sport/16-03-2020/hokkeychylarny-k-pchelege-shulay-uk-ak-bars-uenchylary-pley-offny-tuktatu-yakly-5729433

 

фото www.ak-bars.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев