Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Хорватия футбол буенча Дөнья чемпионаты финалында Франция белән уйный

Англия җыелмасы өченче урын өчен матчта Бельгия командасы белән очраша.

Футбол буенча Дөнья чемпионатының Мәскәүдә узган ярым финал матчында Хорватия җыелмасы өстәмә вакытта Англия командасын 2:1 исәбенә отты. Шул рәвешле, 15 июльдә финалда Франция һәм Хорватия командалары очраша.

Хорватия футболчылары төркем этабында искиткеч яхшы чыгыш ясады, мөмкин булган 9 очко туплады һәм Аргентина җыелмасын 3:0 исәбе белән тар-мар итте.

14 июльдә Санкт-Петербургта Англия җыелмасы өченче урын өчен матчта Бельгия командасы белән очраша. 15 июльдә исә Мәскәүнең Лужники стадионында Франция - Хорватия матчында 2018 елгы дөнья чемпионы ачыкланачак.

Хорватия – Англия – 2:1 (0:1, 1:0, 0:0, 1:0). 

Фото: скриншот

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X