Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Көрәш буенча “Алтын сөлге” кубогы ярышы җиңүчеләре билгеле

Кубокның 40 еллык тарихы бар, ә командага команда каршы чыгып көрәшү быел икенче тапкыр уздырылды.

Бүген Әлмәттә Татнефть кубогына командалар арасында “Алтын сөлге” көрәш ярышы булды. Беренчелекне Әлмәт командасы яулады. Икедә – Теләче, өченче урында Кукмара көрәшчеләре.  Бу хакта Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин хәбәр итте.

"Кубокның 40 еллык тарихы бар, ә “стенка на стенку”, ягъни командага команда каршы чыгып көрәшү быел икенче тапкыр уздырылды", - диде ул. 

“Зур тырышлык белән Әлмәт командасы беренчелекне алды. Әлмәтләр соңгы елда үсеш кичерәләр. Аларның 2013-2014 нче елларда да нәтиҗәләре бик яхшы булды. Аннан соң бераз төшеп киткәннәр иде, хәзер менә тагын өскә менеп баралар”, - диде Равил Хәйруллин.

Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры киләчәктә командалар санын арттырыга уйлауларын белдерде. “Быел ярышта 15 команда катнашты. Киләсе елларга 25ләп команда чакырырга уйлыйбыз. Көндәшлек тә көчле булачак, көрәшчеләр дә күпләп катнаша ала, бу аларның осталыкларын үстерүгә дә булышачак. Тамашачыларга да каравы күңеллерәк булачак”, - диде ул.

Равил Хәйруллин мондый ярышлар команда рухын күтәрә дип саный. “Монда ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы дип саналган командаларны чакырабыз. Мондый “стенка на стенку” ярышлары команда рухын күтәрү өчен оештырыла. Спорт остасы исемен алу өчен генә көрәшүчеләр дә бар бит. Ә монда район данын яклыйлар”, - диде ул.

Фото: Энҗе Габдуллина

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев