Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Мәгариф хезмәткәрләре арасында баскетбол ярышы

10 гыйнвар көнне Саба кадет интернат-мәктәбе базасында мәгариф хезмәткәрләре арасында баскетбол ярышының район этабы узды.

Монда Саба гимназиясе, Саба кадет интернат-мәктәбе, Шәмәрдән лицее, Эзмә, Тимершык, Икшермә һәм Симет урта мәктәпләре үзара көч сынашты. Нәтиҗәдә, Тимершык урта мәктәбе хезмәткәрләре беренче, Симет урта мәктәбе икенче һәм Икшермә урта мәктәбе хезмәткәрләре өченче урынны алдылар. Урын алган командаларга район мәгариф бүлеге җитәкчесе Шакиров И.Ф. грамота һәм акчалата бүләк тапшырды. Күчмә кубок исә икенче ел рәттән җиңүгә ирешкән Тимершык урта мәктәбендә калды. Командаларга алга таба да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X