Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Мөселман яшьләре татарча һәм кул көрәше буенча турнирга җыела

Турнирның иң олы бүләге хаҗга юллама булачак.

7 апрельдә һәр елдагыча Чаллының “Витязь” спорткомплексында мөселман яшьләренең татарча һәм кул көрәше буенча X Берләштерелгән республика ачык турниры узачак. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Былтыр татарча көрәштә һәм кул көрәшендә республиканың 19 шәһәр районыннан, Башкортостанның Октябрьский шәһәреннән, Балтач районыннан 103 мөселман спортчы, шул исәптән танылган 17 спорт мастеры һәм спорт мастерлыгына кандидат көч сынашкан булган.

Турнирда катнашучылар башта намаз гыйбадәтен белү буенча әңгәмә уза. Турнир ахырында үз төркемнәрендә җиңүчеләр арасында жирәбә уздырыла һәм анда отучы турнирның иң олы бүләге – хаҗга юллама белән бүләкләнә. Былтыр юлламаны Түбән Кама вәкиле, 70 килограммга кадәр үлчәүдә кул көрәше буенча чемпион булган Илгиз Нәфыйковка тапшырганнар.

Турнирда Татарстаннан читтәге төбәкләрдән дә мөселман спортчылары башкалар белән тигез шартларда көч сынаша. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата призлар тапшырыла. Җиңүче команда ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына ия була. Былтыр Чаллы командасы яулады, дип әйтелгән әлеге хәбәрдә.

Фото: dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев