Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган бәйгедә катнашачак көрәшчеләр билгеле

Бүген күп кенә районнарда олылар арасында көрәш турнирлары уза. Аңлашыла ки, күпләр ике атнадан Биектауда үтәчәк Муса Җәлил бәйгесенә сайлап алу ярышлары оештыра. Арчада да шундый ярый үтте.

Арча районы хакимияте башлыгы призларына узган бәйгедә барлыгы 92 көрәшче бил алышкан. Безгә мәгълүм булганча, көрәшчеләр арасында Саба, Әтнә, Теләче, Казанның Авиатөзелеш районнарыннан да вәкилләр булган.

Ә инде җиңүчеләргә килчәк, әлеге бәйгенең җиңүчеләре булып түбәндәге көрәшчеләр танылган:

60 кг. — Радик Хәйретдинов (Авиатөзелеш районы)

65 кг. — Рамил Хәкимҗанов

70 кг. — Илшат Фазылҗанов

75 кг. — Зөлфәт Хәйруллин

80 кг. — Фаяз Зарипов

85 кг. — Дамир Әгълиуллин

90 кг. — Ранис Шәмсетдинов

100 кг. — Илшат Идиатов

130 кг. — Илнур Зәйнуллин

130 кг.нан авыррак — Альберт Ситдыйков.

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев