Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Өстəл теннисы буенча Россия чемпионаты ярышлары

25 февраль - 3 март көннəрендə Мəскəү шəһəренең "Чертаново" спорт үзəгендə, өстəл теннисы буенча Россия чемпионаты узды.

Əлеге ярышлар команда һəм шəхси беренчелек разрядларында узды. Мəскəү, Санкт-Петербург шəһəрлəре, Чилəбе, Оренбург, Владимир, Төмəн өлкəлəре, Ставрополь, Приморье, Краснодар крае белəн беррəттəн безнең Татарстан Республикасы командасы да катнашты.
Татарстан командасы составында Саба егете, спорт мастеры Саъди Исмаилов та бар. Ир - атлар арасындагы парлы разрядта Саъди, Мəскəү егете Кирилл Скачков белəн 2нче урынны алдылар. Ə шəхси разрядта Казан спортчысы Вильдан Гадиевка гына бирелеп көмеш медальга лаек булды.


Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев