Районыбызның яшь фехтовальчысы Даниил Попов бронза медаль иясе булды
Спорт яңалыклары

Районыбызның яшь фехтовальчысы Даниил Попов бронза медаль иясе булды

Яшь спортчы Уфада 12 яшькә кадәрге малайлар арасында фехтование буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады.

 20 мартта Уфада 12 яшькә кадәрге малайлар арасында фехтование буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә «Саба-Арена» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Даниил Попов Татарстан 1 командасы составында бронза медаль яулады.

Даниилны уңышлы чыгышы белән котлыйбыз, алга таба  да җиңүләр телибез!


Нет комментариев