Саба районында тауга каршы чаңгы белән менү ярышлары узды
Ярышлар Иләбәрнең Сабантуй уза торган мәйданда үтте
Иләбәр авылында «Яшьлек» яшьләр үзәге җаваплылыгы чикләнгән «Игенче» җәмгыяте белән берлектә Супер Спринт – тауга каршы чаңгы белән мену ярышлары уздырды. Саба районында мондый ярыш икенче тапкыр үткәрелә. Ярышка спортчылар төрле районнардан килгәннәр иде.
Ярышны Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов, Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Әхмәтов, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте генераль директоры Алмаз Зарипов, Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесенең директоры Альмир Шәйхетдинов, "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Делюс Закиров башлап җибәрде. Яшьләр эшләре һәм спорт булеге җитәкчесе Ирек Гарипов ярышта катнашучыларны позитив рәвештә канатландырып, аларга үргә таба менәргә көч биреп торды. Спортчыларга җан атып торучылар да бик күп иде.Җинүчеләргә җитәкчеләр тарафыннан,грамота һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Мондый ярышлар алдагы елларда да уздырылыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев