Саба таңнары

Сабинский район

18+
Спорт яңалыклары

Сабаның ветеран спортчылары Пензада призлы урыннар алды

Пенза шәһәрендә 21-24 март көннәрендә ветераннар арасында җиңел атлетика төреннән Россия чемпионаты үткәрелде.

 

     Пенза шәһәрендә 21-24 март көннәрендә ветераннар арасында җиңел атлетика төреннән Россия  чемпионаты үткәрелде. Ярышка 50 төбәктән 400дән артык спортчы килде. Барлыгы 23 кешене берләштергән  Татарстан   командасын СССРның спорт  мастеры, 82  яшьлек  Мәхмүт Шакиров җитәкләде.  Безнең район  вәкилләре дә актив  катнашып, үз  яшь төркемнәрендә 2нче  призер дәрәҗәсенә  менеп,  көмеш  медальләргә  лаек булдылар.  Рәшит Кәримов – озынлыкка  сикерүдә, Әмин Миңнегулов һәм Фәннур Бәшәров 4х200  метрлы эстафетада саллы очколар китереп,  пьедесталга күтәрелделәр.  Командалар исәбендә төбәкләр арасында Мәскәү җиңел атлетлары беренчелекне яулады. Татарстан  спортчылары 3нче нәтиҗә күрсәтте. Шәһәрләр арасында  аерым  зачет  барды. Казан  командасы, Чиләбе шәһәреннән генә калышып, 2нче  урынны  алды. Чемпионат  хуҗалары – 3нче  урында.

Рәшит Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев