Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

«СПОРТ БЕЛӘН ГЕЛ ДУС ЯШИК»

Районның олысын-кече­­сен бергә җый­научы "Милләтләр крос­сы"н ел да көтеп алабыз.

Быел да ул зур оешканлык белән узды. Рай­он һәм авылларда үткән йөгерештә мәк­­тәпкәчә яшьтәге ба­ла­­лардан алып, өл­кән яшьтәгеләргә ка­дәр (оешма-пред­прия­­тие, учреждение җи­тәк­челәре, эшче-хез­мәткәрләр) барлыгы 6145 кеше катнашты. Район үзәгендәге ярышка җыйналган спорт сөючеләрне иң элек башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов сәламләп, уңышлар теләде.

Көннең җәйге кебек матур, аяз, җылы булуы да әлеге чараның табигать тарафыннан хуп­лануы иде, күрәсең. Йөгерешкә килгән һәркем әбиләр чуагының җылысына хозурланып старт бирелгәнне көтте. Йөгерүне көндәлек гадәткә керткәннәр өчен ике чакрым ара сизелмәде дә. Ә менә көннәр буе эш өстәле артында хәрәкәтләнми утыручылар старт бирелгәнче үк борчылды. Гадәттәгечә, ярышны балалар бакчасындагы нәниләр, мәктәп укучылары башлады. Аннан соң Завод һәм Гали Закиров урамнары буйлап оешма-предприятие хезмәткәрләре, пенсионерлар узышка кузгалды. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге әйдәп баручы белгече Рәшит Кәримов финиш сызыгына килеп җиткән һәр йөгерешчегә канатлы сүзләре белән, көч-куәт өстәп торды. Йөгерешчеләр килеп җиткәч, җитезләр тәбрикләнде. Җилләрдән дә җитез узышчылар менә алар: 5-8 сыйныфлар арасында - Илназ Габдрахманов һәм Азалия Хәбибрахманова, югары сыйныфлардан - Рамил Хуҗин, Диләрә Фәләхова, олылардан күмәкләп йөгерүдә Руслан Миңнеголов, Алисә Сабирова.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

З.Сәмигуллина.

Н.Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев