Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татарстан кызы Аэлина Мәҗитова дзюдо буенча Европа Кубогында призлы урын алды

Аэлина Мәҗитова "Батыр" дзюдо үзәгендә шөгыльләнә.

Татарстан спортчысы Аэлина Мәҗитова дзюдо буенча Европа Кубогында Россия җыелма командасы составында чыгыш ясап, "көмеш" медал яулады. Бу турыда Татарста Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Дзюдо буенча Европа Кубогы 18-19 май көннәрендә Испаниянең Малага шәһәрендә узды. Ярышларда 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр катнашты. "Ciudad Jardin" спорт комплексында 23 илдән 1999-2001 елгы 337 дзюдочы (198 егет һәм 139 кыз) җыелды. 

Финал ярышларында Аэлина 2018 елгы кадетлар арасында ике тапкыр Европа Кубокларының көмеш призеры француз кызы Леонид Гонзалез белән очрашты. Башта Аэлина "ваза-ари" да көрәш алып барды, ләкин очрашу ахырына бер минут кала Леония бу авырлыкта "иппон"ка бәрү буенча чемпионлыгын раслады.

Хәзер Аэлина Мәҗитова өлкән тренер Алексей Андреевич Нефедов җитәкчелегендә "Батыр" дзюдо үзәгендә шөгыльләнә. 

Фото: minsport.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X