Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татарстан спортчылары стендка ату буенча дөнья беренчелегендә «бронза» яулады

Шәхси турнирда россияле Елизавета Евграфова 4нче урынны алды, Зилә Батыршина 10нчы урында булды.

Казаннан Елизавета Евграфова һәм Саба районыннан Зилә Батыршина команда «скит»ында мактау пьедесталының өченче баскычына күтәрелделәр. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан спортчылары Зилә Батыршина һәм Елизавета Евграфова стендка ату буенча дөнья беренчелегендә «скит» дисциплинасында команда ярышларында өченче урын алды. Липецк өлкәсеннән Анна Жданова белән Россия җыелма командасы составында чыгыш ясап, безнең кызлар мөмкин булган 375 мишеньнең 334ендә очко алдылар. Россия кызлары 11 төгәл атышны - көмеш медаль яулаган америкалыларга һәм 15 атышны дөнья рекордын яңарткан Кытай җыелма командасына оттырдылар. Шәхси турнирда россияле Елизавета Евграфова 4нче урынны алды, Зилә Батыршина 10нчы урында калды. Бу - Татарстан юниорларының быелгы сезондагы икенче зур уңышы. Августта Европа беренчелегендә Зилә Батыршина команда составында көмеш медаль яулады.

Фото:minsport.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев