Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татарстан спортчысы парашют һәм тау чаңгысы буенча Россия Кубогы “алтынын” яулады

Парашют һәм тау чаңгысы буенча ярышта ике дисциплина: төшкәндә төгәллек һәм гигант слаломы кирәк.

Татарстан спортчы кызы, халыкара класслы спорт мастеры Анджела Говорова “парашют һәм тау чаңгысы буенча Җиргә төшкәндә төгәллек” дисциплинасында Россия Кубогы “алтынын” яулады. Бу хакта республика спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җиргә төшкәндә Говорованың максаттан уртача тайпылышы 1,75 см булган. Бу Россиянең 35 спортчысы арасында иң яхшы төгәллек.

Парашют һәм тау чаңгысы буенча ярышта ике дисциплина: төшкәндә төгәллек һәм гигант слаломы (спортның бер төре) кирәк. Спортчылар 2 — 4 кешелек төркем белән парашюттан 1,2 мең метр биеклектән карлы тау сөзәклегенә сикерәләр.

Төшү урыны радиусы 2см, шунда табан белән тиеп төшәргә кирәк. Гигант слалом дистанциясе 1— 1,3 мең метр, тайпылыш - 200 — 250 м.

Фото: https://pixabay.com | Up-Free

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев