Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татарстанда «Актив яшәү рәвеше нигезләре» дигән тематик ункөнлек бара

Физик күнегүләр белән даими шөгыльләнүчеләр сәламәтрәк һәм күңеллерәк, ди белгечләр.

1 августтан башлап 10 августка кадәр Татарстан Республикасы медицина оешмаларында Физкультурачы көненә туры китерелгән «Актив яшәү рәвеше нигезләре» дигән тематик ункөнлек уздырыла. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Физик күнегүләр белән даими шөгыльләнүчеләр – йөрәк-кан тамырлары һәм йогышлы авырулар сирәгрәк авырый, стрессларга һәм депрессияләргә бирешми, ягъни алар сәламәтрәк һәм күңеллерәк.

Әгәр физик күнегүләргә кадәр пульсыгыз минутына 70 тибеш булса, күнегүдән соң ул 120 тибештән артмаска тиеш. Зур йөкләнешле физик күнегүләр башкарганачы, табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Физик йөкләнеш көндәлек гадәткә һәм организмның ихтыяҗына әйләнергә тиеш, диелә бу хәбәрдә.

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев