Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Татарстаннан Олимпиадага барачак спортчыларның саны билгеле булды

Карьералары республика белән бәйле 10 спортчы Уеннарга җыена.

Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә узачак Олимпиадада Татарстаннан 5 спортчы яклаячак. Моннан тыш карьералары республика белән бәйле тагын биш спортчы Уеннарга әзерләнә.

9-25 февральдә узачак Олимпиадада Россиянең 169 спортчысына катнашу рөхсәт ителде. Алар нейтраль әләм астында чыгыш ясаячак.

Татарстан вәкилләре: чаңгы ярышларында – Анна Нечаевская белән Андрей Ларьков, сноубордта – Владислав Хадарин һәм Милена Быкова, фигуралы шууда Евгения Тарасова. “Ак Барс” хоккейчысы Владимир Ткачев ил җыелмасына кертелмәсә дә, әлегә запастагы уенчы буларак Олимпиадага әзерләнә.

Уеннарда катнашачак Россия спортчылары арасында спортка беренче адымнарын Татарстанда ясаучылар да бар. Алар – Динар Хафизуллин (хоккей), Руслан Сәмитов (бобслей), Лиана Ганиева, Ольга Сосина һәм Фәнүза Кадыйрова (хоккей).

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев