Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Тимершыкта яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Саба муниципаль районы беренчелеге узды

Ярышта районыбызның 6 командасы көч сынашты

 Тимершык гомумбелем бирү мәктәбе базасында  2012 нче елгы һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Саба муниципаль районы беренчелеге  булып узды. Ярышта  барлыгы 6  команда көч сынашты:  Явлаштау, Саба гимназиясе, Шыңар, Югары Симет, Эзмә һәм Тимершык  урта гомумбелем бирү мәктәпләре.

Командалар көчле әзерлек белән килгән  иде.  Авыр көрәш нәтиҗәсендә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

1 урын –“Сабантуй-2” командасы, “Гимназия”, тренер Гафиятуллин Р.Р.

2 урын – “Шыңар” урта гомумбелем бирү мәктәбе, тренер Мөбәрәков Р.Г.

3 урын – “Югары Симет” гомумбелем бирү мәктәбе, тренер Сәубанов А.Р.

Ярышта катнашучылар һәм призлы урын алучылар  акчалата бүләк, грамота һәм кубок белән бүләкләнделәр. Барлык командаларны да уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз, алга таба да җиңүләр теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев