Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Зилә Батыршина Кипрда ISSF Президенты Кубогы ярышларында бронза медален яулады

Ларнака (Кипр) шәһәрендә стендка ату буенча ISSF Президенты Кубогы ярышлары тәмамланды. Турнир 19-24 нче октябрендә Ларнакада Олимпия стенды территориясендә узды. Турнирда иң яхшы дөньякүләм 48 спортчы көч сынашты. Алар барлыгы 6 категориядә катнашты: ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында скит һәм трап, шулай ук катнаш парлар. Әлеге ярышта Татарстаннан 3 спортчы бар иде. Шул спортчылар арасында Саба районыннан «Сабантуй» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче, стендка ату буенча халыкара класслы спорт мастеры Зилә Батыршина яхшы нәтиҗәләргә иреште. Ул шәхси турнирда бронза медаль яулады.

Зиләне чираттагы якты казанышы белән котлыйбыз, яңа җиңүләр телибез!

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев