Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Зиннәтулла Билалетдинов 500нче җиңүен яулады

"Ак Барс" хоккейчылары Хабаровскида җиңде.

Бүген Хабаровск шәһәрендә 12:30 сәгатьтә башланып киткән хоккей уенында “Ак Барс” командасы “Амур” уенчыларын 2:4 исәбе белән җиңде. Бу Зиннәтулла Билалетдиновның "Ак Барс" тренеры буларак 500нче җиңүе булды.

Беренче период. Сигезенче минутта "Амур" хоккейчысы Данил Фәйзуллин, күпчелектә уйнап, исәпне ачып җибәрде (1:0). (Данил Фәйзуллин Казанда туган, беренче профессиональ уеннарын Казанның "Барс" хоккей клубында үткәргән).

Икенче период. Икенче минутта "Ак Барс" һөҗүмчесе Владимир Ткачев, күпчелектә уйнаганда алка кертеп, исәпне тигезләштерде (1:1). Уникенче минутта Андрей Педан "Ак Барс" өчен алка кертте. Ул видеокабатлаудан соң гына саналды. Педан өчен бу Континенталь хоккей лигасында беренче кертелгән алкасы булды.

Өченче период. Унынчы минутта Пол Постма "Ак Барс" өчен тагын бер алка кертте (1:3). Унбишенче минутта "Амур" хоккейчысы Данил Фәйзуллин икенче алкасын кертте (2:3). Уен тәмамланырга ике секунд кала, "Ак Барс" уенчысы Роб Клинкхаммер буш капкага алка кертте (2:4).

Командалар составы:
“Амур”:
Аликин (Кашик);
Фәйзуллин – Пьянов – Горшков, Коларж – Кузьмин;
Дедунов – Железков – Руденков, Воробьев – Корягин;
Вл. Ушенин – Вяч. Ушенин – Загорна, Йордан – Журавлев;
Кузнецов – Рассказов – Потехин (Попугаев), Александров.

"Ак Барс":
Подъяпольский (Гарипов);
Секач – Ландер – Азеведо, Педан – Постма;
Зарипов – Ткачёв – Галиев, Батыршин – Юдин;
Лукоянов – Попов – Кара, Яруллин – Марков;
Глухов – Бурмистров – Клинкхаммер, Лямкин.
Данис Зарипов, баш тренер аңа ял бирү сәбәпле, ахыргы уеннарда катнашмады. Бүген ул яңадан "Ак Барс" составында бозга чыкты.

  • Киләсе уенны “Ак Барс” Владивосток шәһәрендә “Адмирал” командасына каршы үткәрәчәк. Уен 28 октябрь 9:00 сәгатьтә башлана. 

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев