Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Светофор

ЯШЬ ЮЛ ИНСПЕКТОРЛАРЫ УҢЫШЫ

Кызыл Мишә төп гомуми белем бирү мәктәбендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары эшен (ЮИД) оештыруга зур игътибар бирелә. Яшь инспекторлар соңгы елларда ЮИДның район слетларында һәрчак алдынгы урыннарда.

Күптән түгел Казанда "Хәзерге мәктәпнең сәламәтлек саклау эшчәнлеге системасын үстерү" дигән тема астында узган республика семинарында Кызыл Мишә мәктәбенең ЮИД отрядын "Иң яхшы ЮИД отряды һәм отряд җитәкчесе" республика конкурсы призеры буларак та билгеләп үттеләр. Мәктәпкә Диплом һәм сертификат, отрядның җитәкчесе - физик тәрбия һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Айдар Кәрамовка Диплом һәм акчалата приз тапшырылды. Семинарда Шәмәрдән лицее "Алтын дәрәҗәдәге сәламәтлеккә булышлык итүче мәктәп" Дипломы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев