Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Светофор

“Юл аша чыга беләм”

Хәзер мәктәпләрдә иминлек тәэмин итүгә юнәлтелгән чараларга да игътибар артты.

Татарстанда 1 сентябрьдән "Экстремизмга - юк!" айлыгы да башланды. Ә 3 сентябрь Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне буларак билгеләп үтелде. Айлык чорында хокук саклау органнары хезмәткәрләренә эш җитәрлек. Хәзер мәктәпләрдә укучыларны еш кына полиция киемендәгеләр каршы ала. Кайбер районнарда полиция өчен күчмә металлодетекторлар алу турында да карарлар кабул иткәннәр. Айлык барышында күрелә торган чаралар Бесландагы коточкыч һәлакәтне искә төшереп кенә калмаска, андый фаҗигаләрне бүтән беркайчан да булдырмауга ярдәм итәргә тиеш.

Шул ук вакытта балаларны бәла-каза юлларда да сагалый. Фаҗига китереп чыгару өчен террорчы да кирәк түгел, ваемсыз йөртүче булуың да җитә. Моны статистика да ачык дәлилли. Бесланда 186 баланың гомере өзелсә, былтыр республика юлларда - 45, быел 7 айда 11 бала үлгән. Соңгылары - ваемсызлык корбаннары. Бәхетсезлек очракларын кисәтү өчен уку елы башланып киткәндә ЮХИДИ идарәсе ел саен "Игътибар - балалар!" кисәтү айлыгы уздыра. "Бу чорда юл-патруль службасы хезмәткәрләре юл хәрәкәте һәм автомобиль салонында пассажир йөртү кагыйдәләрен бозган шоферларга карата таләпчәнлекне тагын да арттырдылар. Җәяүле үтәргә тиешле юлларда җәяүлегә юл бирмәгән машина хуҗаларын ачыкланды. Айлык "Күзгә ташланып тор!", "Имин зебра", "Иң культуралы җәяүле", "Мәктәпкә юл", "Әдәпле йөртүче" кебек акцияләрне дә үз эченә алган иде. "Игътибар-балалар!" операциясенең төп максаты - мәктәп балаларының уку елы ритмына күнегеп китү вакытында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау. Шул максаттан районда мәктәпләрендә барлык беренче сыйныф балаларына яктылык кайтыргычлы беләзекләр өләшенде. 10 августтан 8 сентябрьгә кадәр балаларын шәхси автомобильләрдә махсус утыргычларга беркетмичә йөрткән өчен 50 ата-анага һәм җәяүлеләргә юл бирмәгән 10 йөртүчегә беркетмәләр төзелде. Шулай ук урамны тиешсез урында аркылы чыгып барган 25 җәяүле тоткарланды. Бу чорда шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ штраф түләмичә йөрүчеләрне җаваплылыкка тарту да артты. Болар барысы да кешеләр бәлагә тарымасын өчен эшләнә. ЮХИДИ инспекторлары ата-аналар белән профилактик әңгәмәләр үткәрүне мәктәпләрдә үткәреләчәк җыелышларда дәвам итәчәкләр,- диде ЮХИДИнең район бүлекчәсе пропаганда буенча инспекторы Марат Гаязов.

Барыбыз да күреп торганыбызча, сентябрь аенда Байлар Сабасы урамнарында "Зебралар" саны артты, моңарчы булганнары өр-яңадан буялды, алар каршына җәяүлеләргә беренче чиратта юл бирелергә тиешлеген күрсәтүче билгеләр куелды. Болар балаларга ерактан күзгә ташлана. Саба гимназиясенә, мәсәлән, укучыларны З.Йосыпов һәм Мәктәп урамнарындагы "Зебра"лар илтә. Алар аша балаларның чыгуын күзәтү - үзе бер тамаша. Машина йөртүчеләрнең җәяүлеләрне ихтирамы артуын, ә кечкенәләрнең хәтәрлекне күз карашлары белән чамалавын күрми мөмкин түгел. Беренче сыйныфка килгән Фәнис Вафин да, сабый гына булуына карамастан, юлны аркылы чыкканда башта сулга карарга кирәклеген яхшы белә. Сыйныфташы Мәрьям Хәбибуллина да кулындагы бәләзегенә күрсәтеп: "Мин юл аша чыга беләм. Моны безгә машиналар күрсен өчен бирделәр",- мактанып алды. "Куркынычсыз зебра" әнә шулай балалар да үз-үзеңә ышану тәрбияли.

Ф.Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев