Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Светофор

ЮЛ-ТРАНСПОРТ ВАКЫЙГАЛАРЫ

Август ае районыбыз халкын аеруча фаҗигале юл-транспорт һәлакәтләре белән тетрәндерде.

2 августта Саба-Шәмәрдән юлында "ВАЗ-21150" автомобилен йөртүче куркынычсыз тизлек режимын һәм тиешле дистанцияне сакламавы аркасында "Минск" маркалы мотоциклга бәрелде. Нәтиҗәдә мотоциклны йөртүче 22 яшьлек Пүкәл авылы егетенең гомере өзелде.

10 августта көндезге сәгать 1ләр тирәсендә Казан-Шәмәрдән юлында "ЛАДА-219000" автомобилен йөртүче хәрәкәт көйләнә торган чатта "ЛАДА-210740" машинасы белән бәрелеште. Әлеге авариядә авыр тән җәрәхәтләре алган 74 яшьлек Теләче районы кешесе Шәмәрдән хастаханәсендә вафат булды. Ул "ЛАДА-210740" автомашинасы белән идарә иткән була. Моннан тыш әлеге авариядә тагын өч кеше имгәнде.

4 августта Шәмәрдәнне урап узучы юлда авария булды: Н968РС дәүләт номерлы автомобиль белән идарә итүче кагыйдәне бозып, каршысына килүче транспорт чаралары өчен билгеләнгән полосага чыкты һәм АЗСка борылып керүче автомашина белән бәрелеште. Нәтиҗәдә авария ясаган машинадагы пассажир - 1988 елгы Кукмара кызы авыр тән җәрәхәтләре алды.

13 августта иртәнге 7дә Сабабаш авылында яшәүче 1993 елгы егет "ИЖ-2126" автомобилендә тиешле тизлек режимын сакламау сәбәпле, юл читенә төште һәм авыр тән җәрәхәтләре алды.

25 августта Керәнне авылында яшәүче 1994 елгы егет мотоциклда зур тизлектә барганда капкага килеп бәрелде. Нәтиҗәдә борын сөяген сындырган студент хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды.

ЮХИДИ район бүлекчәсе инспекторлары барлык транспорт чараларын йөртүчеләрне дә юлларда сак булырга чакыра. Кагыйдәләрне төгәл үтәү - иминлекнең нигезе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев