Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Светофор

Зебрага “ау” дәвам итә

Мәгълүм булганча, Россия территориясендә РФ Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе, җәмәгать оешмалары белән берлектә, 2011 елның 1 ноябрендә "Зебра"га ау. Бөтенроссия җәяүлеләр рейды" акциясе игълан ителгән иде. Җәяүлеләрнең урам аша чыгу урыннарын көйләү, булган кимчелекләрне бетерү, җәяүлеләр сукмакларында фаҗигаләрне булдырмау максат итеп куелды. Акциянең мөһимлеге турында 2011 елда республика торак...

Шуңа күрә акция кысаларында җәяүлеләрнең урам аша чыгу урыннарында юл-транспорт һәлакәтенә китерүче сәбәпләрне булдырмау чаралары күрелә. Безнең районда ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары тарафыннан барысы 37 җәяүлеләр сукмагы тикшерелде. Шуның 17се тиешле таләпләргә җавап бирми дип табылды һәм җитешсезлекләрне бетерү өчен коммуналь хуҗалык, "Татавтодор"ның Саба филиалы җитәкчеләренә язмача күрсәтмәләр җиткерелде. Ә "Зебра"да җәяүлеләрне үткәрмичә хәрәкәтне дәвам иткән йөртүчеләргә административ беркетмәләр төзелә.

"Зебра"га ау!" акциясе дәвам итә һәм аның кысаларында гражданнарның, җәмәгать оешмаларының юллардагы кимчелекләр турындагы сигналларына аерым игътибар бирелә. Урамнарга өстә юл билгеләре кую эшләре дә алып барыла. Әйтик, Сабаның үзәк урамына машиналар туктап тору урыннарын күрсәткән юл билгеләре куелды. Билгедәге инвалид арбасы рәсеме белән бирелгән өстәмә мәгълүмат ярдәмендә инвалид-йөртүчеләр өчен билгеләнгән туктап тору урыны да күрсәтелгән. Андый урыннарга инвалидлыгы булмаган йөртүчеләр автомобильләрен куйган очракта 300 сум күләмендә штрафка тартылачаклар.

И.Насыйбуллин,

ЮХИДИ район бүлекчәсенең пропаганда буенча өлкән инспекторы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иминлек